Рәхмәт сезгә, укытучым!
Чернышевка авылы модельләштерелгән китапханәсендә Усад авыл китапханәсе белән берлектә укытучылар өчен фотосурәтләрдән бәйләмә әзерләү буенча мастер-класс уздырылды. Әлеге чара уку елы тәмамлану уңаеннан Россиядә Укытучы һәм остазлар елы кысаларында әзерләнде. Катнашучылар игътибарына “Россиядә укытучы һәм остазлар елы” дигән баш астында берничә бүлектән торган китап күргәзмәсе ясалды. Беренче бүлек “Укытучыга ярдәмгә” дип атала һәм биредә уку ярдәмлекләре, укытучы һөнәренең мөхимлеге, бөеклеге турында сөйләгән китаплар урын алган. Икенче бүлек “Укытучы образы әдәби китапларда” дип атала . Биредә А.П.Чехов, Л.Чарская, В.Распутин, Ш.Бронте, Р.Н.Гюнтеки, татар язучылары Г.Исхакый, Т.Миннуллин, Г.Бәширов, М.Мәхдиев әсәрләре урын алган.
