Музей хәзинәләре
18 май – Халыкара музейлар көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Әлдермеш авыл китапханәсендә «Музейлар хәзинәсе»дип аталган чара узды. Музейлар тарихы турында презентация күрсәтелде, балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдык һәм гасырлар дәвамында бөтен дөнья буенча музейларның ничек барлыкка килүе һәм таралуы, музейларның төрле булуы турында сөйләдек. Чара ахырында һәр катнашучы үзләренең музей турында истәлекләре һәм алар булган музейлар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
