Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Борынгы халык уеннары

Рус халык уеннары бик борынгы заманнардан алып, буыннан- буынга күчеп, иң матур-мавыктыргыч халык традицияләрен бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Рәсәйдә өч меңнән артык халык уеннары исәпләнгән. Уеннар- халык иҗат җимеше, чөнки нинди генә уенны карасаң да, алар кешеләрнең борынгы вакытлардагы тормыш –көнкүрешләрен чагылдыра, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын тасфирлый.Әлеге уеннар балаларда җитезлек, зирәклек, тапкырлык, бер-беренә хөрмәт, дуслык, туган илгә, туган якның тарихына ихтирам-мәхәббәт тәрбияли. Шул максаттан Усад авыл китапханәсендә “Борынгы халык уеннары” дип аталган мавыктыргыч уен-әңгәмә уздырылды.