Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

2019 елның әдәби вакыйгалары

23 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре танылган татар драматургы, шагыйрь Хәй Вахитка багышланган «Х.Вахит: шәһес, ижат, заман» дигән республика конференциясендә катнаштылар. Конференция Х. Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбендә узды. Катнашучылар өчен район турында, районның танылган һәм үзенчәлекле язучылары турында китаплар күргәзмәсе, шулай ук аларның әдәби әсәрләре тәкъдим ителде.

«Биектау ҮКС» директоры Л.С. Хәмидуллина танылган татар язучылары, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары белән дискуссия оештырды. Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар күргәзмә янында фикер алыштылар.