Борынгы халык уеннары
Чернышевка авыл китапханәсе мәдәният йорты белән «Борынгы халык уеннары» дип исемләнгән викторина уткәрелде. Балаларга электән килгән һәм һәрбер буын кешеләренең яратып уйнаган уеннары турында сөйләнде. Балалар «яулык», «өченче артык», «почмак алыш», «качышлы», «мәче-тычкан», «алтын капка», «кармак», «кайнар бәрәңге»уеннарында катнашып, үз-үзләрен җитезлек, тапкырлык, зирәклек, хәрәкәтчәнлек һәм төрле ситуацияләрдә тиз җавап бирә белүдә сынап карадылар.
