Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юл билгесе- дошман түгел

Шәһәр һәм авыл юлларында дөрес йөрү өчен, машина йөртүчегә, юл аша чыгарга ярдәм итәр өчен нинди киртәләр очрарга мөмкинлеген белү өчен, юл билгеләре бар. Безнең урамнарда һәм юлларда урнаштырылган юл билгеләре барлык илләр өчен дә бертөрле. Аларның әһәмияте бер – машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең куркынычсызлыгына ярдәм итү, әмма һәр билгенең максаты төрле. Кайбер билгеләр шоферны куркынычлык ихтималы турында кисәтә, икенчеләре кая барырга кирәклеген күрсәтә, өченчеләре юлны тыя. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмас өчен аларны өйрәнергә кирәк.

Каенлык авыл китапханәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Юл билгесе- дошман түгел» дигән викторина – уен узды. Яшь укучылар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, светофорга кирәкле яктылыкны дөрес тәртиптә табарга ярдәм иттеләр. Чара ахырында укучыларга яктылык чагылышы элементлары бүләк ителеде.