Әлифба зирәклеккә баскыч
24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм славян әлифбасын булдыручылар изге Кирилл һәм Мефодийны искә алуга багышлана. Кемнәр алар Кирилл белән Мефодий, алфавит әлифбадан нәрсә белән аерыла, бу ике сүз нәрсә аңлата, хәрефләр нинди тәртиптә урнаштырылган, ни өчен 24 майда без Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итәбез – бу сорауларга Коркачык авылы китапханәсе укучылары «Әлифба зирәклеккә баскыч» дип исемләнгән чара барышында тулы җавап ала алдылар.
