Китапханәдә төн
Чернышевка авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясендә быел кабат катнашты. Бу юлы чара Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган «Җан азыгы» дип исемләнгән библиокафе форматында уздырылды. 2023 елгы «Библиотөн»нең темасы – «Бергә укыйбыз». Чара Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде. Балалар Кызыклы китаплар дөньясына чумдылар. Кафе менюсында барысы да бар: «Мәкальләрдән салат», «Кыздырылган табышмаклар», «Балачак тәме» запеканкасы, «Викторина» эчемлеге, «Шеф-повардан Мастер-класс» һәм десертка «Әкият» торты.
