Без Бөек илнең токымы!
Усад авылы китапханәсендә «Без Бөек илнең токымы ! » дигән мәгълүмати-патриотик чара үткәрелде. Бу чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылды. Бу көн илебез халыклары бәйрәмнәре арасында үзенчәлекле урын алып тора. 1612 елда борынгы бабаларыбыз халык кәхарманнары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә туган җиребезне поляк илбасарларыннан азат итү өчен бердәм көрәшкә күтәрелгән. Бу бәйрәм халкыбызның үлмәс батырлыгы, туган илгә, яшәгән җиребезгә булган мәхәббәте , төрле милләт халыкларының бердәмлеге хакында искәртә. Чара барышында балаларга презентация күрсәтелде, туган ил турында шигырьләр укылды, викторина үткәрелде.
