Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәйнең матур көннәре

Чернышевка авыл модель китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре Балаларны яклау көненә багышлап, «Балачакның якты төсләре» дип исемләнгән концертлы уен программасын үткәрде. Шулай ук гаделлеккә һәм намуслылыкка өйрәтүче дуслык, шатлык, игелекле эшләр, маҗаралар турында язылган әсәрләр белән «Китаплы җәй» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.