Китап уку кичәсе
3 ноябрьдә Әлдермеш авыл китапханәсендә балалар язучысы Дмитрий Наркисович Мамин – Сибирякның 170 еллыгына аның китапларын кычкырып укулар узды. Мамин – Сибирякның әсәрләре дөньясына чумыр алдыннан балалар язучының иҗатына кыскача күзәтү ясадык, аннары Дмитрий Наркисович әсәрләре буенча викторина уздырдык. Алар язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кайбер битләре белән таныштырдык. «Серая шейка», «Аленушкины сказки», «Сказка про храброго зайца» әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт өйрәтүче гаҗәеп әкиятләр, гыйбрәтле хикәяләр дөньясына чумдылар.
