Балаларны яклау көне
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җәйнең беренче көне белән туры килә. Өстәвенә бу көн – күптән көтелгән каникуллар. Малайлар һәм кызлар ял итәргә, яңа уку елы алдыннан көч җыярга китәләр. Каникуллар файдалы булсын өчен, Коркачык авылы китапханәсе җәйге уку өчен китап күргәзмәсе оештырды.
Шул ук көнне кече мәктәп яшендәге балалар өчен Сабантуй да оештырылды. Бәйрәм башында балаларга бәйрәмнең тарихы, бу бәйрәмнең бөтен дөньяда билгеләп үтелүе турында искә төшерделәр. Бу көнне барлык балаларга да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләдек. Аннары күңелле конкурслар, уеннар, эстафеталар башланды: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, су ташу һ.б. Күңелле Клоун һәм Минни Маус күңелле бәйрәм рухы тудырдылар: балалар белән уеннар уйнадылар, шаярдылар. Бәйрәм ахырында барысы да бүләкләр алды. Бу көнне балалар күтәренке кәеф белән, бәйрәмнән канәгать булып өйләренә таралдылар. Мондый бәйрәм атмосферасы балаларны якынайта, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, аларның сәламәтлеген ныгыта.
