Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Җәй – ул кечкенә тормыш»

1 июнь – Балаларны яклау көне – бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итә торган көн. Шушы бәйрәм уңаеннан Шәпше авыл китапханәсендә «Җәй – ул кечкенә тормыш» дип аталган концерт – уен программасы узды.Балалар өлкәннәр белән бергә уеннар, конкурслар, эстафеталарга бай сәяхәткә чыктылар. Сәяхәт барышында табышмаклар, ребуслар чишеп, викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең осталыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр.Сәнгать түгәрәгендә катнашучылар кунаклар өчен җырлар, шигырьләр һәм биюләр башкардылар. Әлбәттә, һәркем үзенең татлы бүләген алды.