Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кызыклы китап белән күңелле каникуллар!

 Менә җәйге каникуллар башланды. Ял итү, күңел ачу һәм яхшы кәеф өчен искиткеч вакыт. Җәйге каникуллар вакытында бик күп кызыклы һәм файдалы эшләрне үткәреп була. Каникулларны кызыклы китап белән дә үткәрергә була. Коркачык авылы китапханәсендә «Кызыклы китап белән каникуллар!» дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә балалар өчен каникулларда уку өчен әзерләнде. Балалар тылсымлы әкиятләр, күңелле һәм шаян шигырьләр, серле маҗаралар һәм фантастика дөньясы белән таныштылар.