Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Аяк астындагы даруханә

   5 июньдә Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре «Солнышко» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән «Аяк астындагы даруханә» исемле танып белү сәгате үткәрде. Балалар үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштылар, безнең җирлектә нинди файдалы үләннәр үсүен һәм аларның нинди дәвалау үзлекләренә ия булулары турында мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар «Дару үсемлекләре» дип аталган  викторинада катнаштылар.