Тема: Китап белән балачак юллары буенча
2 нче ноябрьдә Шуман авылы китапханәсендә «Китап белән балачак юллары буенча» дигән әдәби чара – уены узды. Ул Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел тулуга багышланган иде. Чарада Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Маршак әсәрләре белән очрашу һәрвакыт балалар өчен бәйрәм. Самуил Яковлевич Маршак гомере буе балаларның тугры юлдашы һәм игелекле дусты иде. Ул шигырьләр белән дөньяның төсле рәсемнәрен ясарга, мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәяләр һәм әкиятләр сөйләргә, кешедә уйлану, кызгану хисе уятырга, киләчәк турында хыялланырга өйрәтергә мөмкин булуын күрсәтте. Балалар чарада актив катнаштылар һәм төрле биремнәр үтәделәр:
- бу юллар нинди шигырьдән,
- табышмакны чишегез,
- пазлны җыегыз һәм әкиятне әйтегез,
- дөрес сүзнене табыгыз
