Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тематик кичә «Без – көчле, без – бергә»

3 ноябрь көнне Кече Битаман китаплар бирү пунктында балалар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без – көчле, без – бергә» дигән тематик кичә үткәрдек. Авыл клубы мөдире бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, «толерантлык» сүзенең мәгънәсе турында сөйләде. Китапханәче Украинадагы вакыйгалар, Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы якташларыбыз турында сөйләде. Балаларны дус, бердәм булырга өндәдек. Балаларның туган як турындагы белемнәрен ныгыту өчен сораулар әзерләдек, дуслык турындагы мәкәльләрне искә төшердек. Шулай ук командада эшләү өчен уеннар оештырдык.