Пушкин нон – стоп
Биектау авыл китапханәсе «Пушкин нон-стоп» акциясендә катнашты. Чара «Казан арты» паркында узды. Алтынчы июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Һәркем Пушкинны үзенчә ярата: кемдер аның шигырьләрен, кемдер прозасын, ә кемдер әкиятләрен. Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – бөек шагыйрьгә мәхәббәт. «Казан арты» паркында язучының иҗатын бәяләүчеләр һәм хөрмәт итүчеләр җыелган иде. Балалар да, өлкәннәр дә А.С. Пушкинның яраткан шигырьләрен, поэмаларын һәм әкиятләреннән өзекләр укыдылар, яттан сөйләделәр. Акциядә катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды. Чара ахырында катнашучылар арасында лотерея уйнатылды.
