Могҗизалы һәм тылсымлы дөнъя
Июнь аенда бөтен ил Пушкин көнен билгеләп үтә. Пушкин әсәрләре безгә балачактан ук таныш һәм гомер буена кала. Бу шагыйрьнең әсәрләрен белмәгән һәм яратмаган кешене табу мөмкин түгел. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә.
Әлеге дата кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә А.С. Пушкин әкиятләре буенча әдәби викторина узды. Китапханәче кечкенә укучыларга бөек шагыйрьнең күңелле балачагы, тормышы һәм иҗади юлы турында сөйләде. Укучылар игътибарына «Тылсымлы әкиятләрнең искиткеч дөньясы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
