Горурлыгым минем, Рәсәй!
12 июньдә илебез Рәсәй көнен билгеләп үтә. Биектау авыл китапханәсе, Биектауның 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең, мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән «Горурлыгым минем, Рәсәй!» дигән танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, күпмилләтле илебезнең символлары, дәүләт төзелеше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чара барышында балалар «Туган ил» сүзе астында нәрсә аңлаулары турында фикер алыштылар, Туган ил турында мәкальләрне искә төшерделәр, балалар Рәсәй гимнын җырладылар. Ахырдан балалар «Барысы да Рәсәй турында» исемле викторинада катнаштылар.
