Суның бөек сере
Бөтендөнья океаннар көне уңаеннан, Биектау авыл китапханәсе Биектауның 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән берлектә «Суның бөек сере» исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәнең кечкенә укучылары бу көнне диңгезләр, океаннар, анда яшәүчеләр, диңгездәге суның ни өчен тозлы булуы, беренче бөек ачышчылар һәм сәяхәтчеләр, Александр Македонскийның диңгез төбен ничек өйрәнүе, Россия флотын булдыру, диңгез һөнәрләре, аквалангны кем уйлап чыгарганлыгы һәм башка күп нәрсәләр турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Балалар чара барышында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында китапханәче яшь укучыларга су асты дөньясы турындагы китапларга күзәтү ясады.
