Бөек Россия
Чернышевка авыл модель китапханәсе эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе — патриотик тәрбия бирү. Мәдәният йорты һәм урта белем бирү мәктәбе белән берлектә балалар өчен Россия көненә багышланган тематик сәгать үткәрелде: китапханә фондыннан Россия тарихы турында әдәбият, күренекле дәүләт эшлеклеләре, танылган гаскәр башлыклары, сәяхәтчеләр, мәдәният һәм фән белгечләре турында төсле, бай иллюстрацияле басмалар тәкъдим ителде, шулай ук балаларга презентация күрсәтелде һәм викторина үткәрелде.
