Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия- туган илем

Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме. Бәйрәм буларак ул 1992 елның 11 июнендә, Россия Феедерациясе Югары Советы тарафыннан «Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация» кабул ителгәннән соң 12 июнь көнне билгеләп үтелә башлый.

Усад авыл китапханәсендә әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе, Россиянең бай тарихлы, күпмилләтле Бөек ил икәнлеген азсызыклаучы китаплардан торган күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәдә Туган ил турында әдәби әсәрләр, җырлар, шигырьләр урын алды. Шулай ук балалар белән тематик викторина уздырылды.