Белемле җәяүлеләр
Чернышевка авыл китапханәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Белемле җәяүлеләр» дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында балалар « Безопасность на дороге » видеоролигын карадылар, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгечләре»дигән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче балаларны алар өчен мөһим саналган Юл хәрәкәте билгеләре белән таныштырды, юл хәрәкәте кагыйдәләренең ни өчен кирәклеген сөйләде, аларның машина йөртүчеләр өчен генә түгел, ә җәяүлеләр өчен дә билгеләнгәнлеген, ә иң мөһиме – аларны белү генә түгел, ә үтәү дә кирәк икәнен аңлатты. Чара ахырында балалар «Смешарики. Правила дорожного движения» мультфильмнары сериясен карадылар.
