Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия-минем Ватаным

Бәйрәм чарасы ачык һавада узды. Башта Россия гимны яңгырады. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре уеннар үткәрде: «Флаг», «Йөрәкне җиткер, сүзне сөйлә», «Туган ил» сүзенә кушымчалар өстәргә (көчле һ.б.),«Дәүләт бәйрәмнәрен искә төшерергә». Балалар алып баручы белән бергә ил тарихы, рус батырлары, рус милли киеме, рус ризыгы турында сөйләделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, Россиянең тарихын, мәдәни мирасын популярлаштыру үсеп килүче буын белән китапханә эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.