Синең белән горурланам, Россиям!
16 июньдә Айбаш авылы китапханәсендә «Синең белән горурланам,Россиям!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, илнең дәүләт символлары: герб, флаг, гимн турында, Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт булуы, аның территориясендә 180 нән артык төрле милләт яшәвен сөйләде. Чара барышында балалар Россия турында шигырьләр укыдылар һәм «Без Россия турында нәрсә беләбез?» викторинасында катнаштылар.
