Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Альберт Бари улы Хәсәнов (1937 – 2020)

Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасының Биектау районы Кече Кавал авылында туган. Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлагач, 1956-1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Нефтьчеләр шәһәре Лениногорскига эшкә җибәрелә, “Ильич васыятьләре” исемле шәһәр газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук газетада үзенең беренче хикәяләрен бастыра. 1962-1965 елларда Лениногорск телевидение студиясендә “Соңгы хәбәрләр”нең редакторы була. 1976-1986 елларда Лениногорск шәһәренең “Радиоприбор” заводында эшли. 1990 елда, “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе буларак, журналистикага кире кайта.

2020 нче елның 8 ноябрендә Альберт Бари улы  Хасанов безнең арабыздан мәңгелеккә китте.

 

Бүләкләре:

Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (1995)

1982 елдан ТР Язучылар союзы члены.

 

    Авторның әсәрләре:

Озын аяк: хикәяләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 40 б.

Таӊ йолдызы: хикәяләр.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 96б.

Кояш бүләк итәм: хикәяләр.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 160б.

Юллар үргә илтә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 137б.

Тугрылык : хикәяләр.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 110б.

Сөенеч: повесть, хикәяләр.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 136б.

Шулай бермәлне: повесть, хикәяләр, очерклар, истәлекләр,әдәби портретлар. –   Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 240б.

Кемгә сөйлим серләремне: повестлар, хикәяләр.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 254б.

Яратмый мөмкин түгел…: хикәяләр.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 199б.

Кан үче: докум. повесть. –  Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 256б.

Җәнбәт җәвере: повестьлар, хикәяләр, публицистик язмалар.-  Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 478б.

Верность: рассказы/ пер. с татар. Н.Алимбековой. – М.: Дет. лит., 1984

Легенды нехоженых троп: рассказы. – Казань: Татар. кн. из-во, 1986.- 64 с.

Радость: повести, рассказы. – М.: Современник, 1986.-272 с.

Узел верности: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. из-во, 1997.- 352 с.

Полет пчелы: рассказы. – Казань: Татар. кн. из-во, 2005.- 175 с.

Чатан – король Лосиного осинника: повесть. – Казань: Рухият, 2014.-144 с.

 

Аның турында:

Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том.// төз. Р.Н. Даутов,  Р.Ф. Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр.- 2009.- 751 б.

Халидов, Ә. Табигатъ тугрылык сорый// Татарстан яшьләре. -1981. – 24 март.

Хәсәнов, А. Бер күрешү – үзе бер гомер // Ватаным Татарстан. -1997. –

2 декабрь.

Рәхимҗанова, Г. Язучы белән очрашу // Заман сулышы. – 1997. – 11 декабрь

Нәгыймова, М. Әдипнеӊ кыйбла юлы // Әлмәт таӊнары. – 1997. – 16 декабрь

Габдуллаев, Ә. Алтын бәйрәмеӊ белән , Альберт! // ШәҺри Казан. -1997. –

19 декабрь.