Милли ашлар
Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән дан тота.Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик борыннан килә. Күп гасырлар дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны бүгенге көнгә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, сәяси, тәбигый шартларына, этник тарихына бәйле. Әлеге максаттан чыгып, Усад авыл китапханәсе фондындагы китаплардан күргәзмә оештыралды. Төсле рәсемнәр белән баетылган, милли ризыкларны әзерләү ысуллары, исемнәре язылган китаплар белән танышып, һәркем үзе өчен файдалы мәгълүмат алачак.

