Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фольклор дөньясы

Ямаширмә авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларны  татар халкының уеннары, җырлары белән таныштырдылар.  Халык иҗаты әсәрләре белән бала тугач ук таныша башлый, чөнки әнисе бишек җырлары көйләп йоклата, юындырганда, киендергәндә, уйнатканда төрле шигьри тел белән иркәләп эйтә. Менә шулар турында, безнең татар халкының милли киемнәре, шөгыльләре турында сөйләгәндә балалар бик игътибар белән тыңладылар. Ә хәрәкәтле уеннарда актив катнаштылар.   «Йомгак таптым: балалар фольклоры» дип аталган китапта бирелгән тизәйткечләр, үртәвечләр, тел көрмәкләндергечләр, такмакларны зур кызыксыну белән тыңлап, үзләре дә кабатлап карадылар.