Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бельхин Константин Яков улы (1912 – 1943)

Константин Яков улы Бельхин үзенең хәрби корреспондент бурычын үтәгәндә һәлак була. Аңа хыялында йөрткән китабын күрү насыйп булмый, язмыш бу теләген тормышка ашырырга вакыт калдырмый. Бары алтмышынчы елларда гына “Стихи из солдатских блокнотов” дигән кечерәк кенә җыентык чыга. Ул җыентыкка Бельхин язып өлгергәннәрнең бер өлеше генә кергән.

Константин Бельхин 1915 елда Биектау районы Әки авылында туган. Әти-әнисе – крестьяннар. 1030 елда тугызъеллык мәктәптән соң, Константин комсомол обкомы юлламасы белән Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Ләкин ул әдәбиятка тартыла, шул вакытта ук шигырьләр яза. Аның тормышында катлаулы чор башлана,  комсомол эшеннән китеп, Казан педагогия институтының әдәбият факультетына укырга керүе үзенә күрә бер протест була. Моның җәзасы озак көттерми: 1935 елның мартында аны комсомолдан чыгаралар, институтның комсомол оешмасы үтенече буенча институттан да куалар. Ләнин Бельхин гади генә чыгу юлын таба. Ул “Сантехмонтаж” трестына тимерче булып эшкә урнаша. Ә 1935 елда аны армиягә алалар. 1937 ел ахырына чаклы ул Псковта 98нче кавалерия полкында кызылармияче булып хезмәт итә. Әдәби эшчәнлеккә бик иртә уянган хирыслык Бельхинны газетага алып килә. Ул Мурманск өлкә газетасы “Полярная правда”да әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Тиз арада  бүлек мөдире була, ә сугышка хәтле соңгы ике елда шунда җаваплы секретарь булып эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында Заполярьеда “Часовой Севера” һәм Калинин фронтындагы “Вперед на врага!” газеталарында корреспондент була. Сталинград фронтында һәм Курск дугасында инде – “Красная звезда” вәкиле.

Үзәк фронт буенча “Красная звезда” корреспонденты П.Трояновский Константин Бельхинны менә ничек искә ала: “…безнең газетага Бельхин Төньяктан килде… Миңа ул шундук ошады – озын буйлы, ирләрчә матур кыяфәтле. Анда ялагайлануның әсәре дә юк иде. Килде һәм шунда ук Идел аръягына – Сталинградка китәргә сорады. “Көт бераз, иялән”,  – дим. “Көтә алмыйм, анда шундый вакыйгалар, ә мин тылда ияләнергә тиеш…” – дип җавап бирде. Һәм бер көннән Сталинградка күчте… Кыскасы – шәп егет”.

Константин Бельхин 1943 елның 15 августында немец авиациясе һөҗүме вакытында һәлак була.

Шагыйрьнең бердәнбер китабы – «Стихи из солдатских блокнотов», 1965 елда Мурманскида басыла.

Единственная книга поэта «Стихи из солдатских блокнотов» увидела свет в Мурманске в 1965 г.