Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәяхәткә тырыс белән

Ямаширмә авыл китапханәсе мәктәп яны лагеры балалары белән «Сәяхәткә тырыс белән» дип аталган кызыклы виртуаль сәяхәт оештырды.Балалар бик теләп сәяхәткә чыктылар. Берничә тукталышкә бүленгән юлда агачлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, «Парын тап» уенында урманда үскән үсемлекләр һәм җиләкләрнең исемнәрен эзләделәр. Агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләрне аердылар. Бу авыр һәм кызыклы биремнәрне үтәргә балаларга китаплар булышты. Игорь Акимушкинның Хайваннарга багышланган китаплар циклы, Р.Г. Ивановның «Урман аптекасы» дигән китаплардан балалар үзләренә кирәкле материалны бик тиз эзләп таптылар.