Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

А.Гайдар китаплары буйлап

22 Гыйнвар 2024 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

22 гыйнварда Айбаш авыл китапханәсендә А.П. Гайдарның тууына 120 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылачак.

Гайдар китаплары  намуслы яшәргә, күп эшләргә һәм бу   җирне нык яратырга һәм сакларга  өйрәтә. Аркадий Петрович кешеләрне   йортны, Ватанны, хуш исле бакчаларны, чәчәкләрне, шәһәрләрне, якын кешеләребезне сакларга өйрәтә, чөнки ул аларны бик ярата һәм бөтен җаны-тәне белән яклый.

Күргәзмә укучыларны язучының биографиясе һәм батырлыгы белән таныштырачак, анда Аркадий Петровичның балачак еллары һәм хәрби карьерасы турында сөйләүче китаплар һәм вакытлы басмалар, шулай ук авторның әсәрләре урнаштырылачак, аларда һәрвакыт батырлык, затлылык, игелек үрнәкләре бар.

Күргәзмә укучыларга Гайдарның иҗади дөньясына сәяхәт итәргә мөмкинлек бирәчәк, аның әсәрләрен төрле буын вәкилләре   ярата.