Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гайдар һәм аның чоры

22 Гыйнвар 2024 в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Суыксу авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Данлыклы совет язучысы, журналист һәм фильмнар сценаристы Аркадий Голиков (псевдонимы Гайдар) 1904 елның 9(22) гыйнварында Льгов шәһәрчегендә (Курск губернасы) туган. Язучы үзенең әсәрләрендә гади кешеләрнең тормышын сурәтләп, сугыш елларындагы  авыр эш һәм тормыш шартларын  чагылдырган.

Язучының 120 еллыгына Суыксу авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе һәм күргәзмәгә күзәтү оештырылачак. Күргәзмәгә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителәчәк.