Яшәү хакына
26 Гыйнвар 2024 в 10:30
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсеЯшь чикләве: 12+
26 гыйнварда Биектау авыл китапханәсе Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган хәтер сәгате үткәрәчәк. Китапханәчеләр балаларга шәһәр блокадасы, «блокада икмәге», Тани Савичеваның көндәлеге турында сөйләячәкләр, «тормыш юлы» исемен йөртүче Ладога күле тарихы, рухлары төшмәгән, җиңүгә ышанган һәм нык калган ленинградлыларның батырлыгы турындагы мәгълүматлар белән таныштырачаклар. Мәктәп укучылары һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алачаклар.

