Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сталинград – батырлык һәм каһарманлык символы

3 Февраль 2024 в 10:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

         2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне, совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.

Сталинград сугышы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зурларының берсе. Ике йөз көн-төн Дон һәм Волга ярларында, ә аннары Сталинград диварлары янында һәм шәһәрнең үзендә бу каты сугыш дәвам итә…

Айбаш авыл китапханәсендә 3 февральдә «Сталинград – батырлык һәм каһарманлык символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узачак. Чара барышында балалар әлеге сугышның Бөек Ватан сугышы барышы өчен әһәмияте, оборона һәм һөҗүм этапларының төп вакыйгалары турында беләчәкләр.Ул Бөек Ватан сугышы тарихында иң әһәмиятле сугышларның берсе, анда 2 миллионнан артык кеше катнашкан. Китапханә хезмәткәрләре мәрхәмәтсез көрәштә фидакарьлек, көч, ихтыяр, батырлык күрсәткән кешеләрнең массакүләм батырлыгы турында сөйләячәкләр.