Яшә, үлемсез шәһәр
Яшь чикләве: 6+
Ленинград блокадасының «Блокада китабы» дип исемләнгән документаль хроникасы авторларының берсе Даниил Гранин 900 блокада көнен «Кеше газаплары эпопеясы» дип атады. Бу вакыт эчендә барысы да булган: каһарманлык та, куркаклык та, батырлык та, хыянәт тә. Кайберәүләр җиңүгә ышанган чакта, икенчеләре җиңелүне көткән. Үлем белән туу янәшә булган. Еллар узды, әмма бу куркыныч блокада елларында халыкның авыр михнәт һәм газаплары турында борчылу һәм тетрәнүләрсез уку әле дә мөмкин түгел. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы бетерелә. Куркыныч блокада көннәре, какшамас рухи көч һәм киләчәк тормышка ышану – Чернышевка авыл китапханәсендә оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар менә шулар турында сөйли. Монда Ленинград блокадасы хроникасын чагылдырган документаль китаплар да, матур әдәбият әсәрләре дә бар.

