Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Интернет дөньясында

5 Февраль 2024 в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чернышевка авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

Интернет – мәгълүматны саклау һәм тапшыру өчен берләштерелгән компьютер челтәрләренең бөтендөнья системасы. Аны кайчак Бөтендөнья челтәре, яисә Глобаль челтәр, шулай ук гади генә итеп, челтәр дип тә атыйлар. Интернетсыз хәзерге тормышны күз алдына китерү дә авыр. Ләкин, Глобаль челтәр күңел ачу һәм аралашу өчен генә түгел, файдалы хезмәтләр өчен дә кулланыла. Китапханәдә тәкъдим ителәсе электрон презентация ярдәмендә китапханәче китап укучыларга бүгенге көндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә, куркынычсыз интернет кагыйдәләрен дә бертигез үтәү мөһимлегенаңлатачак. Шулай ук ,ничек итеп социаль челтәрләрдән дөрес файдаланып, кирәкле мәгълүмат алырга, аларның зыянсызлыгын ничек аңларга, үзеңне интернет-мошенниклардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләячәк. Ә иң мөһиме, ата-аналар белән һәрвакыт киңәшләшергә кирәк. Ник дигәндә, күбесенчә нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр челтәр аша эзәрлекләүчеләр һәм мошенниклар корбаны булалар.