Безнең герб
7 Февраль 2024 в 15:00
Түләүсез
МБУ “Биектау ҮКС” Өнсә авылы китапханәсе Яшь чикләве: 6+
Татарстан гербын кабул итү көне— республикабызның рәсми билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. ТР Гербы кабул ителгән көнгә китапханәдә «Безнең герб» дип аталган тарих сәгате узачак. Чара барышында китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының республиканың дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән раслануы турында сөйләячәк. Балалар ТР гербының, гимнының һәм флагының тарихын, әһәмиятен һәм тасвирламасын беләчәкләр. Чара ахырында «Минем Республикам» викторинасын һәм «дәүләт символлары»китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү үткәрәчәкбез

