Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фән аша дөньяга караш

8 Февраль 2024 в 14:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

Фән – алгарыш двигателе. Аның үсеше аркасында дөньяда кеше тормышын җиңеләйтә һәм яхшырта торган күп кенә югары технологияләр, медицина ачышлары, көнкүреш һәм сәнәгать приборлары барлыкка килде. Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан китапханә танып-белү сәгате үткәрәчәк. Китапханәче балаларны фән һәм техника өлкәсендәге казанышлар турындагы китаплар белән таныштырачак, «Бөек уйлап табучылар һәм ачышлар» презентациясен карарга тәкъдим итәчәк, кеше тормышын үзгәрткән уйлап табулар, дөнья фәненең тупланмасына зур өлеш керткән галимнәр турында сөйләячәк.