Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Млли рухыбыз җырчыбыз

2 Март 2024 в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Суыксу авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Әмирхан Енеки татар язучысы һәм публицисты. Әдип-прозаик Әмирхан Еники 1909 елның 17 февралендә яңа стиль белән 2 мартта  элекке Уфа губернасы  Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортостан АССРның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Әмирхан Еникинең иҗаты – бер-берсен кабатламый торган күптөрле образлар галереясы ул. Алар тирән лиризм, эмоциональ тәэсир итү көченә ия булулары белән аерылып торалар.

Әмирхан  Енекиның тууына 115 ел булу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә « Милли рухыбыз җырчысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылачак һәм аңа күзәтү ясалачак.  Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган  әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре урын алачак. Китапханәче китап укучыларны язучының иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырып үтәчәк.