Одесса әкиятчесе
4 Март 2024 в 11:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Биектау авыл китапханәсе 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Юрий Карлович Олешаның тууына 125 ел тулуга багышланган «Одесса әкиятчесе» дигән әңгәмә үткәрәчәк. Чара барышында балалар язучының тормышы турында күп кызыклы мәгълүмат беләчәкләр, 100 ел элек, 1924 елда язылган «Три толстяка» роман-әкиятеннән өзекләр тыңлаячаклар. Юрий Олеша театрны бик ярата, һәм ул әкиятнең театраль булуын тели. Әкиятнең күп кенә өзекләре сценарий текстына, ә күпләре цирк тамашасына охшаш.

