8 Март – яз бәйрәме
Яшь чикләве: 0+
Ямаширмә авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «8 Март – яз бәйрәме» исемле китап күргәзмәсе эшләячәк. 8 Март-кешелекнең барлык хатын-кызлар, кадерле һәм сөйкемле әниләребезнең һәм әбиләребезнең искиткеч бәйрәме, без аларга мәхәббәт һәм рәхмәт белдерәбез. Күп кенә танылган шагыйрьләр үзләренең җылылык һәм игелек белән тулы әсәрләрен аларга багышлый. Экспозициядә балалар өчен кызыклы шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителәчәк. Монда укучылар ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында хикәяләр җыентыкларын табачак. Хикәяләр игелек, йомшак юмор, күңел сафлыгы белән җылытылган.

