Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язгы китап бәйләме

7 Март 2024 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

8 март – яз һәм бәхет, гармония гәүдәләнеше булган хатын-кызга игътибар бәйрәме. Бу көн хөрмәтенә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалачак. Күргәзмәнең темасы әдәбиятта һәм тарихта хатын-кыз образы булачак. Күргәзмә 2 бүлектән торачак: «Тарих битләрендә хатын-кызлар», «Ах, нинди хатын-кызлар!». Беренче бүлектә тәкъдим ителгән китаплар тарихка үз өлешен керткән төрле чорлардагы бөек хатын-кызларларга багышланачак. Икенче бүлектә китапханә кулланучылары әдәби өлкәдә беренче адымнарын ясый башлаган һәм инде яхшы ук билгеле булган язучыларның иҗаты белән таныша алачак.