НАРКОТИКЛАРГА – ЮК!
12 Март 2024 в 10:30
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Үзәк китапханәЯшь чикләве: 12+
Үзәк китапханәнең уку залында Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган сәламәтлек сәгате уздырылачак. Китап сөючеләргә наркобизнес һәм наркомания темасын җентекләп яктыртучы, наркотикларның кеше организмына тискәре йогынтысы, әлеге куркыныч күренешкә ничек каршы торырга кирәклеге тәфсилләп аңлатылган китаплар, вакытлы матбугаттан алынган мәкаләләр, күргәзмә материаллар тәкъдим ителәчәк. Әлеге чара барышында һәркем тематик интерактив викторинада катнаша алачак.

