Вахит Имамов
19 Март 2024 в 11:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсеЯшь чикләве: 16+
Имамов Вахит Шәех улы 1954 елның 18 мартында Татар АССРның Актаныш районы Иске Байсар авылында туган. Язучы, Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Вахит Имамов, 15тән артык китап авторы. 2014 елда «Утлы дала» тарихи романы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Язучының юбилеена Биектау авыл китапханәсендә «Вахит Имамов» китап күргәзмәсе оештырылачак, анда авторның иң популяр китаплары: «Сәет Батыр», «Утлы дала», «Карабәк» һәм башка әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

