Спортны ярату-сәламәт булу!
Яшь чикләве: 6+
Сәламәтлек һәм спорт үзара бәйләнгән. Сәламәтлек-табигатьнең кыйммәтле бүләге. Ул безгә аның барлык күренешләрендә дә тулы тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Сәламәт, актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Татар- Әйшәсе авыл китапханәсендә әңгәмә узачак. Китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвешенең, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында сөйләячәк. Чарага китапханәдә төрле спорт төрләре турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителәчәк әдәбият күргәзмәсе оештырылачак, тәкъдим ителгән әдәбияттан яшь укучылар сәламәт яшәү рәвешен ничек сакларга, тәнне генә түгел, рухны да камилләштерергә һәм үстерергә, үзсүзлелек, дисциплина, батырлык тәрбияләргә, ихтыярны ныгытырга өйрәнәчәк.

