Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстанның истәлекле урыннары

18 Апрель 2024 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Һәйкәлләр үткәннең мәңгелек, телсез шаһитлары булып тора. Бер чор икенчесе белән алышына, ә алар вакыт эчендә мәңгегә туктап калганнар. Кешеләр үткәннәрне истә тотсын өчен, Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне булдырылды. Татарстан Республикасы – бай һәм төрле мәдәни-тарихи потенциалы булган төбәк. Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре актив торгызыла. Мәдәни мирасның торгызылуы мәдәни-тарихи үсешкә ярдәм итә. Урта яшьтәге укучылар өчен китапханәче Татарстанның тарихи урыннарына күзәтү ясаячак. Презентация һәм китаплар ярдәмендә Казан Кремле, Благовещенск соборы, Сөембикә манарасы, Кол-Шәриф мәчете турында сөйләячәк.