Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Беренче татар композиторы Солтан Габәши

2 Май 2024 в 10:30
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

  1 майда күренекле композитор, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшинең тууына 133 ел тула. Ул татар һәм башкорт профессиональ музыкасы башлангычында тора һәм үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш кертә. Ул Казан губернасының Дөбъяз өязе Кече Сулабаш авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районында туган. Дин эшлеклесе Хасангата Габәшинең бай һәм белемле гаиләсендә үсә һәм тәрбияләнә. Биектау авыл китапханәсендә «Беренче татар композиторы Солтан Габәши» исемле музыкаль сәгать узачак. Чарада катнашучылар композитор әсәрләреннән өзекләр тыңлаячаклар, аның тормыш юлы белән танышачаклар.