Бөтендөнья почта көне
9 Октябрь 2024 в 10:30
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
9 октябрьдә ел саен Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Биектау авыл китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара бәйрәмгә багышланган әңгәмә үткәрәчәк. Әңгәмә барышында укучылар почтаның барлыкка килүеннән алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихы белән танышачаклар, укучылар почтальон һөнәре, аның нинди мөһим һөнәр икәнен, почтаның нинди хезмәтләр күрсәтүе турында беләчәкләр. Чара ахырында балалар Юрий Кушакның «Почта тарихы» дигән искиткеч кызыклы китабыннан өзек тынлаячаклар.

