Игелекле йөрәкләр көне
2 Декабрь 2024 в 10:00
Түләүсез
МБУ "Биектау ҮКС" Алат авылы китапханәсеЯшь чикләү: 6+
Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Бу көн җир йөзендә җылылыкка, кайгыртуга, яхшылыкка аеруча мохтаҗ кешеләр барлыгын искә төшерә – бу үзенчәлекле кешеләр. Үзенең сәламәтлеге торышы буенча аларга кайбер эшләрне башкарып чыгу авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә мондый кешене очратсагыз, һәркем ярдәм кулы сузарга тиеш. Алат авыл китапханәсе укучылар белән бу көнне бу үзенчәлекле кешеләрнең өйләренә барачак. Кечкенә бүләкләр, китап Һәм журналлар, ә иң мөһиме-Игелекле йөрәк һәм җылы сүз белән.

